“Саба блогеры” медиапроектының чираттагы герое – Байлар Сабасында яшәүче Азат Вәлиуллин. Азатның блогының географиясе зурмы, аның язылучыларын күбрәк нинди темалар кызыксындыра? Гомумән, блогерның көндәлек тормышы башкалардан аерыламы? Үзе белән шулар хакында сөйләштек.
Тренерлыкны блогерлык һәм авыл хуҗалыгына алыштыра
Азат Вәлиуллинны күпләр үз эшенең остасы булган тренер буларак белә. Аның спорт белән дуслыгы мәктәп чорыннан ук килә. Тугызынчы сыйныфтан бокс, армрестлинг белән шөгыльләнеп, республика күләмендәге турнирларда призлы урыннар яулаган егет Казан дәүләт педагогия университетының физик культура факультетын тәмамлап, 16 ел фитнес-тренер булып эшли. Шулай ук үз белем-осталыгын штанга күтәрү, пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче спортчыларга күчерә. Спорт нәкъ менә Азат Васил улы кебек чыдамнарны, үз өстеңдә даими эшләүне, көчле рухлыларны ярата. Азатка әлеге сыйфатлар кечкенәдән салынган.
Үзенең зур һөнәри осталыгы һәм шәкертләрендә үз-үзләренә ышаныч хисе кабыза алуы белән дөнья чемпионатында беренчелеккә ирешкән спортчылар әзерли. Азат абыйлары җитәкчелегендә пъедесталның югары баскычына күтәрелгән егетләрне күп санарга була. Азат Вәлиуллин тренерлыкны хобби итеп алып, ике ел элек бөтенләй башка юнәлешкә – авыл хуҗалыгы өлкәсенә юл ала. Бүген ул Чулпычта урнашкан “ПМК” җәмгыятендә азык-төлек цехы начальнигы булып эшли.
“Үземне башка өлкәдә сынап карыйсым килде. Яшермим, мондый кискен борылышка шактый ияләнергә мәҗбүр булдым. Бу вакытта да бирешмәскә, рухи ныклыкны сакларга спорт ярдәмгә килде. Әмма бер дә үкенмим. Миңа яңа хезмәтем бик ошый”, – ди ул.
Аның сүзләренең хаклыгын Инстаграм битендәге әлеге эшкә бәйле кызыклы видеолары да раслый. Биредә иң беренче чиратта төрлелек, ихласлык күзгә ташлана. Мәсәлән, малларга бозаулаганда ярдәм итү кебек видеолар тормыш чынбарлыгын ачык күрсәтсә, аз гына буш арасы булганда аркасына капчыклар куеп җирдән күтәрелүе дә спорт белән шөгыльләнергә беркайда да чикләр юклыгын күрсәтә.
“Безнең цех малларны төрле өстәмә азык кушылмалары–кириешкилар белән тәэмин итә. Күп төрле ингредиентлар кушылган азык өстәмәләре ясау зур төгәллекне сорый. Кайткан азык-төлекне кабул итү, дөрес итеп саклау чаралары күрәбез. Кыскасы, рационны сыйфатлы ризык белән баету өчен тырышабыз”, – ди ул.
“Блогымдагы авыл хуҗалыгына багышланган видеоларым чит ил вәкилләрен дә кызыксындыра”
Мин инстаграмдагы битемдә алты-җиде ел элек иң элек үзебезнең тренировкалардан видеолар урнаштырудан башладым. Балаларның кечкенәдән рәсем -видеолары да куела барып, ул аннары фотоальбом ролен үти башлады. Берничә елдан соң видеоларны әйләндереп карыйм, балалар инде шактый үскән булалар. Блогер булам дип түгел, бар да үзем өчен дип кенә башланды. Миңа ул вакытта да лайклар да, караучылар саны да мөһим түгел иде. Инде бирегә эшкә килгәч, мондагы мохитнең күп язылучыларда кызыксыну уятканын, күпләр битараф түгеллеген аңладым.
Хәтта чит илләрдән дә караучылар күплеге мине шаккатырды. Һиндстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Иран, Бразилия, Америка, Европа илләрендә яшәүчеләр карап, кайбер видеолар 1000000 караучы җыя алды!
Мин һәрвакыт статистиканы барлап барырга тырышам. Мароккодан, Филиппиннан инглиз телендә үзләрен ветеринар дип тәкъдим итеп, эш урыны сорап яздылар. Нинди юнәлештәге ферма булуы, сыерлар саны белән кызыксынып, үзләренең хуҗалыкларының видеоларын юллыйлар. Минем үземә дә чит ил кешеләре белән аралашу кызыклы. Мондый кызыксынуны күреп, мин авыл хуҗалыгын киңрәк итеп төшерә башладым. Нигәдер күнегүләр бик аз кешене җәлеп итә”, – ди Азат Вәлиуллин.
Тренерлык хоббига гына әйләнсә дә, аның күп вакыты спорт залларында уза. Ул бүген махсус хәрби операция ветераннарына ярышларга әзерләнергә ярдәм итә, теләгән һәркем белән тәҗрибәсен бүлешергә әзер. Шуңа да блогта бу юнәлешкә дә зур урын бирелгән. Азатның үзенә дә гади авыл тормышын күрсәткән блоглар якынрак. Кайбер акча эшләүне генә күздә тотучыларны, язылучыларын арттыру исәбенә төрле буш сүзләр сөйләп утыручыларны кабул итә алмавын яшерми. Үзе әйтүенчә, аны гадилек җәлеп итә. Инстаграмда шәхси тормышны күрсәтүне кирәк дип санамый. Бары балалар белән шөгыльләрен генә киң караучылар хозурына тәкъдим итә.
“Дөрес тукланмасаң, сиңа иң яхшы тренер да ярдәм итә алмый”
Кайда гына эшләсә дә, Азат өчен сәламәт тормыш беренче урында кала бирә. Аның һәр яңа көне иртәнге 5тә чишмәдә су коенудан башлана. Һава торышы комачаулык иткәндә генә өйдәге душтагы салкын су белән канәгатьләнергә туры килә. Әлбәттә, гаиләдә дөрес туклануга зур игътибар бирелә. Тормыш иптәше Айзиләнең нутрициолог белгечлеге үзләштерүе ашау-эчүдә барлык нечкәлекләргә төшенергә тагын да ныграк ярдәм иткән.
“Безнең өстәлдә һәрвакыт витаминнар тора. Йокыдан торуга хлорофилл кабул итәм. 15 минут узгач, коллаген, С витамины һәм гелластинны (буыннар һәм сеңерләр өчен комплекс) бергә кушып эчәм. Ярты сәгатьтән солы боткасы ашыйм. Без гаиләбез белән елга ике тапкыр анализлар тапшырып, организмда нинди витаминнар җитешмәвен ачыклыйбыз. Нәтиҗәләрдән чыгып, кирәклеләрен куллана башлыйбыз. Рационыбызда тозлы, баллы, камыр ризыклары юк. Дөрес, балаларның кәефләрен күтәрү өчен атнага бер туңдырма сатып алырга мөмкинмен. Мин төшке аш вакытында эштә булам”, – ди Азат.
Әлбәттә, табыннан чикләвекләр өзелми. Чәйне дә кибеттә сатылганын түгел, үзләре җыйган шифалы үләннәрне генә кулланалар.
Спортта ирешмәгән хыяллар калдымы?
Мин спорт мастеры нормасын үтәдем. Әмма үзеңнән 100 процент канәгать булырга ярамый. Яшем бара, әмма минем күрсәткечләремне түбән төшерәсем килми. Мәсәлән, мин бүген турникта 32 тапкыр күтәрелә алам. Әмма аннан кими икән, мин тагын да ныграк шөгыльләнә башлаячакмын. Мәсәлән, Голливуд йолдызы Арнольд Шварценеггерны гына алыйк. Мин аның гәүдә төзелешенә һәрвакыт сокландым. Аңа бүген 79 яшь. Үзен формада тоту өчен ул хәзер дә актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Мин дә үземне киләчәктә бик яхшы халәттә булырмын дип күз алдына китерәм. Спорт сүлпәнлекне кичерми”, –ди Азат.
Нет комментариев