Саба районында «Аргамак» картодромында капиталь ремонтны сыйфатлы башкарган өчен һәм авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешкән өчен бер төркем хезмәткәр Мактау грамоталары белән, ә Иске Икшермә авыл җирлегенә актив ярдәм иткән иганәче Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Билгеләнгән срокларда «Аргамак» картодромында капиталь ремонт эшләрен куелган бурычларга профессиональ якын килеп, сыйфатлы башкаруга керткән өлешләре өчен «Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы директоры Марат Гарәфетдин улы Гарипов; «ПМК №159» җәмгыяте директоры Илнар Фәргать улы Нәбиуллин; «Олимп «спорт мәктәбе» тренер-укытучысы Илгиз Тәлгать улы Насыйбуллин; иганәче Князев Олег Петрович; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен «Шытсу» җәмгыяте сыер савучысы Алсу Зөфәр кызы Габдрахманова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Иске Икшермә авыл җирлеге белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм территорияләрне төзекләндерүдә актив иганәчелек ярдәме өчен иганәче Ильнур Басыйр улы Сабитов Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев