Мәдәниятләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүдә көч сынашты
Мәдәният

Мәдәниятләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүдә көч сынашты

Татарстан Профсоюзлар федерациясе «Лаеклы хезмәт шартлары – хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау нигезе» девизы астында 2026 елны Хезмәтне саклау елы дип игълан итте.

 Әлеге инициатива кысаларында Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият комитеты муниципаль берәмлекләрнең мәдәният бүлекләре һәм Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының профсоюз әгъзалары катнашында «Мәдәнияттә куркынычсызлык сәнгате» уен-викторинасын башлап җибәрде.

Әлеге уенның чираттагысы Саба районында узды. Тарихны кадерләп саклаучы һәм укучылар өчен яңа офыклар ачучы, районның чын интеллектуаль йөрәге булган Әбрар Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсенең кунакчыл мәйданчыгында Кама алды икътисадый зонасының иң яхшы командалары - Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары бергә очрашты, үзара көч сынашты.

Мавыктыргыч биш раунд катнашучыларны зирәклектә, эрудиция һәм командада эшләү сәлатенә тикшерде. Бу интеллектуаль бәйге барышын компетентлы жюри җентекләп күзәтте, аның составында:

  • Мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият оешмасы рәисе Альбина Сабитова;
  •  Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин;
  • Саба муниципаль берәмлеге Профсоюзлар оешмаларының координация советы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗановалар иде.

Уенның төп интригасы финал сызыгына кадәр барысын да киеренкелектә тотты. Мамадыш һәм Саба районнары командалары, бер-берсеннән бер балл да калышмыйча янәшә бардылар. Нәтиҗә соңгы сорауда гына хәл ителде!

I урын - Саба районы командасы! Уенны үзләрендә кабул итүче хуҗалар буларак чын профессионаллар кебек уйнауларын исбатладылар. II урын - Мамадыш районы командасы алса, III урында - Балык Бистәсе районы командасы булды.

Барлык алты команда да искиткеч интеллект, азарт һәм мавыктыргыч уен күрсәтте. Катнашучыларга да , оештыручыларга исә шушы авыр, ялыктыргыч, әмма тормышыбызда бик мөһим һәм кирәкле булган теманы шулай кызыклы, истә калырлык итеп төзүләре, күңелле шартларда оештырулары өчен аерым рәхмәт! Әлеге бәйге чынлап та кирәкле, файдалы бәйге, тәҗрибә уртаклашу, күрше районнар белән күрешү, аралашу мәйданы булды.

Мәдәниятләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүдә көч сынашты
Мәдәниятләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүдә көч сынашты

 


Нет комментариев