Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына тавыш бирү старт алды
Көн темасы

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына тавыш бирү старт алды

Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды.

  Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды.  Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

  Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары уза. 

  Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.


Нет комментариев