Саба гимназиясендә 1386 сайлаучының активлыгы участок рәисен сокландырды
Көн темасы

Саба гимназиясендә 1386 сайлаучының активлыгы участок рәисен сокландырды

«Халыкның иртә баштан ук зур активлыгы сизелә»: Саба гимназиясендә Дәүләт Думасына сайлаулар старт алды.

Саба гимназиясендә урнашкан 2484 нче сайлау участогы ачылганчы ук  сайлаучылар бердәм рәвештә үзләренең тавышларын бирергә бина каршында көтәләр иде.  Сәгать 8 тулуга сайлау участогы үз ишекләрен ачты. 

 “Участогыбызда  барлыгы 1386 сайлаучы теркәлгән. Халыкның иртә баштан ук зур активлыгы сизелә”, –ди участок рәисе Айгөл Хәнәфиева.

Беренче булып тавыш бирүче Илназ Мөхәммәтхановка истәлек бүләге тапшырылды.


Нет комментариев