САБАДА ЯШӘҮЧЕ ВАСЫЙЛ ХАҖИМУЛЛА УЛЫ ВӘЛИУЛЛИНГА 28 ИЮЛЬДӘ - 60 ЯШЬ
Кадерлебез! Сине бүгенге бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын үзеңә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфия, кызың Алсу, улың Азат, киленең Айзилә, оныкларың Ләйлә, Әдилә, Ризат, Язилә, Илзат.
Нет комментариев