САБАДА ЯШӘҮЧЕ ЗӘКИЯ ХӨСӘЕН КЫЗЫ НУРИЕВАГА 12 ОКТЯБРЬДӘ – 75 ЯШЬ ТУЛА, ӘТИЕБЕЗ ГОСМАН НУРИЯЗДАН УЛЫНА – 81 ЯШЬ
Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, иман байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Ходай язган гомерегезне тигезлектә, дөнья рәхәтен, балалар һәм оныклар игелеген күреп, бергә шатланып яшәргә язсын!
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Безнең өчен олы бер терәк.
Сау сәламәт булып, озак яшәгез,
Сез бит, әти-әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, улыгыз-киленегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз. Бу теләкләргә әниебезнең элеккеге хезмәттәше, сезне үзенең әти-әнисе урынына күреп, һәрвакыт зур ярдәмегезне тоеп яшәүче Илмира да кушыла.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев