Сатыш авылында яшәүче Расил Галинур улы Зиннуровка – 60 яшь
Хөрмәтле Расил! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет-куанычлар телибез! Син киң күңелле, юмарт, игелекле һәм туган җанлы. Рәзилә белән озак еллар тигезлектә, муллыкта, балалар игелеге, оныклар сөенече күреп яшәргә язсын! Әти-әнине хөрмәт итеп яшәдегез һәм соңгы юлга озаттыгыз. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Гаиләдә гел шулай үрнәк әти, алыштыргысыз тормыш иптәше һәм туганнарның таянычы бул!
Күпме булса җирдә изге теләк-
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Ихтирам белән Хаҗинур,Миннәхмәт,Равил абыйларың һәм Әлфия апаң гаиләләре.
Фото: www.pixabay.com| O12
Нет комментариев