Сатыш авылында яшәүче Расил Галинур улы Зиннуровка – 60 яшь
Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең-мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Иң изге теләкләр белән әниебез
Рәзилә, улың Илфат, киленең
Венера, оныкларың Камилла, Камаль исеменнән кызың Гөлнара.
Фото: www.pixabay.com | Nietjuh
Нет комментариев