Тимершык авылында яшәүче Гөлфәндә Фәнис кызы Гыйлаҗиевага
Кадерлебез, әниебез, туганыбыз Гөлфәндә! Сине 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Киләчәк көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Иң изге теләкләр белән улларың Илназ, Фәвиз, киленең Динә, оныгың Аяз, Фәйзетдиновлар, Фәлвановлар, Вәлиевлар, Хәмидуллиннар, Гыйлаҗиевлар, Хантимеровлар, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев