Саба таңнары

Сабинский район

18+
Котлаулар

Югары Шытсу авылында яшәүче Хаҗип Нурмөхәммәт улы Дәүләтшинга – 50 яшь

22 декабря 2017, 12:33

992

0

2

Югары Шытсу авылында яшәүче Хаҗип Нурмөхәммәт улы Дәүләтшинга – 50 яшь

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Син безнең терәгебез, тормышта таянычыбыз. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлектә, тормышыбызның муллыгына сөенеп, бәрәкәтен тоеп, балаларыбыз бәхетенә куанып, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Син туганнарыңа, авылдашларга, балаларыңа  үрнәк булып гомер итәсең. Авылыбыз кырларында куйган хезмәтең күпләр горурланырлык. Килер көннәрдә дә хезмәтеңнән ямь табып, тигезлектә, сөеп-сөелеп яшәргә язсын.

Изге теләкләрдән,  яхшы сүздән башка,

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,

Якты булып атсын таңнарын.

Бәхет-тәүфыйклары булса иде,

Без үстергән һәрбер баланың.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илсөяр, улларың – Нәфис, Илсаф, Илмаз, Язгөл.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев