ЮГАРЫ СИМЕТ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ МИЛӘҮШӘ ХӘСӘНША КЫЗЫ ШАКИРОВАГА- 60 ЯШЬ
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Алдагы елларда да күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәт күрмичә, без – балаларыңнан игелек күреп, әти белән тигезлектә, төп йортыбызның җылы учагын сүндермичә, шатлыкларга төренеп яшәргә язсын!
Син бит, әни, безнең һәммәбезгә
Якты кояш, нурлы ай кебек.
Бәхет- шатлык, нык сәламәтлек
Юлдаш булсын сиңа гомерлек!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияү- киленнәрең, оныкларың
Фото: pixabay.com
Нет комментариев