Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Гайнуллина Зәлия

«Әбиле- бабайлы балачак» бәйгесендә катнашмый кала алмадым. Чөнки ике яктан да әби- бабаларыбыз исән- сау булып, әбиле - бабайлы балачакта үсәбез. Әби- бабабыз Исмегөл һәм Фәрит Гайнуллиннар белән Байлар Сабасында яшибез. Күрше авылда - Юлбатта әниемнең әти-әнисе яши. 10 яшьлек энем Инсаф белән аларның да ярдәмен, яратуларын тоеп үсәбез.

      Әтием - Дамир, район электр элемтәсе бүлегендә эшли, әнием - психолог.   Фәрит бабамны "алтын куллы"  диләр, кулыннан килмәгән эше,  ул ясый белмәгән  әйбер юк. Бик матур жырлый, үзенең остаханәсендә икәнендә онытып көнозын  җырлый- җырлый эшли.  Энем бабай яныннан китеп тә тормый. "Агач  эшенә кулы бик ятып тора", - ди бабай. Әбием Исмегөл -  гомер буе балаларга белем биргән. "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек булган. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Өебезнең җылысы, йозагы алар. Кыскасы, ишегебез һәрвакыт ачык, табын көйләнгән була.  Бәхетле балачак шушы була торгандыр. Әбиебез  безгә өй эшләрен хәзерләргә булыша. Аннары аш-су серләренә өйрәтә.
      Бергәләп гаиләбез  белән табигатьтә ял итәргә  яратабыз.  Төрледән-төрле дару үләннәре җыябыз. Аларны ничек кулланырга икәнен дә әби- бабайдан  өйрәнәбез. Шулай ук җиләккә йөрергә яратабыз. Аннан тәмле итеп как ясыйбыз. Кышын бергәләп җыйган җиләк кагы белән чәй эчүдән дә рәхәте юк! Әби- бабайлы һәр көннең кадерен белергә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев