Бу кагыйдә 27-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясында каралган финанс санкцияләренең барлык төрләренә дә кагыла. Иң мөһиме-билгеләнгән срокта сыешырга.
ЕФС-1 хисапларын тапшыру вакыты яки тәртибе бозылганда эш бирүчеләргә карата финанс санкцияләре кулланылырга мөмкин. Әмма законда ташламалы чор каралган: әгәр штрафны таләп алынган вакыттан алып беренче 10 календарь көн эчендә түләсәң, сумма нәкъ яртылаш кими.
Ташлама күрсәтелгән срокта ирекле түләгәндә генә гамәлдә була. Әгәр эш бирүче бу чорны уздырып җибәрсә, штраф тулы күләмдә түләтелә. Әгәр дә җаваплылыкка тарту турындагы карарга судта дәгъва белдерелсә, шулай ук ташлама кулланылмый.
Моннан тыш, әгәр дә эш бирүче мөстәкыйль рәвештә хисапта хата тапкан һәм СФР белгечләре эшләгәнче төгәлләштерелгән мәгълүматларны җибәргән икән, финанс санкцияләр кулланылмый. Ә фондтан хатаны төзәтергә кирәклеге турында хәбәр алганда, иминиятләштерүченең мәгълүматларны дөресләп тапшыру һәм штраф түләмәс өчен 5 эш көне бар.
"Без эш бирүчеләргә, карар инде чыгарылган булса, түләүне озакка сузмаска киңәш итәбез. 50% ташлама-финанс йөкләнешен киметү өчен яхшы мөмкинлек. Иң мөһиме-оператив эш итү. Шулай ук хатаны вакытында төзәтсәң, штрафтан котылу мөмкинлеге турында да искәртәбез», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Фото: Ясалма фәһем


Нет комментариев