Казанда Татарстан данын Бөтенроссия «АгроНТРИ-2026» конкурсының финалында яклаган «ОНИКС» белем бирү үзәгенең 11 сыйныф укучылары призлы урыннар яулады. Казан дәүләт аграр университеты базасында узган ярышларда Гөлфия Гатауллина «Агрокосмос» номинациясендә — өченче, ә Алмаз Сабиров «Агроровер» юнәлешендә икенче урынга лаек булды.
Шушы көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия «АгроНТРИ-2026» конкурсының финалы узды. Быел «ОНИКС» белем бирү үзәгеннән финал этабында 11 сыйныф укучылары катнашты:
- • Гатауллина Гөлфия — «Агрокосмос» номинациясендә 3 урын
- • Сабиров Алмаз — «Агроровер» номинациясендә 2 урын
Талантлы укучыларыбызны уңышлары белән тәбриклибез! Әлеге нәтиҗәләр — укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм заманча агротехнологияләргә кызыксынуны тагын бер кат дәлилли. кучыларны әзерләгән һәм аларның үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләре Рәсим Гаптерахимовка рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да уңышлар, яңа фәнни ачышлар һәм җиңүләр телибез!


Нет комментариев