1 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды
Мәктәп директоры барлык катнашучыларны сәламләде, укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады. Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Бу көнне беренче сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде, алар өчен беренче кыңгырау яңгырады. Өлкән сыйныф укучылары сабыйлар өчен истәлекле бүләкләр һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре әзерләделәр, киләсе уку елында алар өчен ышанычлы остаз булырга вәгъдә иттеләр.


Нет комментариев