Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

5 апрель – Халыкара аш көне [ + солянка ашы рецепты]

Ашның бай тарихы Борынгы Кытай дәүләтенә барып тоташа - безнең эрага кадәр 100 ел элек ашка охшаган ризык кайнатыла башлый

Беренче булып «soupe» дигән француз сүзе барлыкка килгән. Бу  ашның асылын аңлатуга иң якын килгән беренче төп аңлатма була. Безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә, шулпада чылатылган ипи дигәнне аңлата.  Ашның кеше организмы өчен файдасы турында да әйтмичә мөмкин түгел. Аш ашаган кешенең рационы тулы була, организмны сәламәт тотуын гарантияли.

 

Без бүген сезгә солянка ашы рецепты тәкъдим итәбез (Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова рецепты)

3 литрлы шулпага: 1-2 тавык боты, 200 грамм сарык ите, 100 грамм сыер ите, 300 грамм хәләл колбаса.

Бөтен итне дә бер формада кисәргә, табада кыздырырга. Сөякләрен шулпага салып кайнатырга. Ашны сөзгәч, кызган итләрне салырга, бер кечкенә кисәк кәбестә, помидор, 1-2 тозлы кыяр, татлы борыч, кишер, суган, 1 аш кашыгы томат пастасы салып җиңелчә кыздырырга һәм шулпага салырга, тоз, борыч, лавр яфрагы да өстәргә.

Кайнап чыккач 10-15 минут сүрән утта тотарга. Бәрәңге, зәйтүн җимеше, лимон, төрле үләннәр дә өстәргә була.

"Бу аш 1-2 көннән тагын да тәмлерәк булачак", - дип язган Тәския ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев