Ит оялары
Рецепт.
8-10 "оя" макароны
350-400 г ит фаршы
2 суган
1 кишер
1 йомырка
яшел тәмләткечләр
тоз, борыч
Суганны вак итеп турарга, кишерне угычтан уарга һәм майлы табада кыздырырга.
Фаршка йомырка, тоз, борыч салырга һәм яхшылап болгатырга.
Кыздырылган кишер һәм суган өстенә ояларны куярга һәм уртасына фарш тутырырга.
Макарон күмелерлек итеп кайнар су коярга.
20-25 минут капкачын каплап сүрән утта пешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев