Өйдә ясалган шоколад (рецепт)
Аш-су

Өйдә ясалган шоколад (рецепт)

Өйдә шоколад ясауның шундый җиңел рецептын тәкъдим итәм, өстәвенә тәмле дә булачак.

Шоколад өчен: 1 чәй кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы какао ("Несквик" бик яхшы эреп бетә, төерчекле булмаячак), 50 грамм атланмай, 2 аш кашыгы сөт.

 
Эш тәртибе: майны эретергә, шикәр комы, какао һәм сөтне бергә болгатырга, аннары майга салырга, кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта 1-2 минут тотарга.


Формаларга салырга, чикләвек яки җимешләр дә өстәргә мөмкин. Аннары суыткычка яки туңдыргычка куярга.

http://intertat.tatar


Нет комментариев