Тавык һәм пекин кәбестәсеннән салат
Аш-су

Тавык һәм пекин кәбестәсеннән салат

Рецепт.

300 г тавык ите, 300 г помидор, 150 г сыр, 400 г пекин кәбестәсе, тоз, борыч, лимон суы, каймак
Ясау тәртибе:

Тавык итен пешереп суытырга. Бик вак булмаган кисәкләргә турарга.
Помидорны ярымтүгәрәк итеп турарга.
Кәбестәне турап, лимон суы белән сиптертеп алырга.
Сырны вак угычтан чыгартырга.
Салатны катлам-катлам ясыйбыз: кәбестә, помидор, тавык. Тоз,борыч сибеп каймак белән майларга. Өстенә сыр сибәргә. Шул ук тәртиптә тагын берничә катлам ясарга мөмкин.

https://vk.com/tatarshlari


Нет комментариев