Авиаһәлакәт өчен: Степан Смирновка 4,5 ел гомуми режимлы колония бирелде
Хәвеф-хәтәр

Авиаһәлакәт өчен: Степан Смирновка 4,5 ел гомуми режимлы колония бирелде

Казан суды «Безнең белән оч» авиаклубы җитәкчесе Степан Смирновны Cessna самолеты һәлакәтендә ике кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтүдә гаепләп, 4,5 елга колониягә хөкем итте.

Казан суды «Безнең белән оч» авиация клубы җитәкчесе Степан Смирновны ике пассажирның үлеменә һәм тагын берсенең сәламәтлегенә авыр зыян килүгә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтүдә гаепле дип тапты.

Смирновка гомуми режимлы колониядә 4 ел да 6 ай срок билгеләнде. Моннан тыш, аңа өч ел дәвамында даими булмаган һава очкычлары һәм авиатехника куллану өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми.

Суд зыян күрүченең 7 миллион сум күләмендәге гражданлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде.

Чыганак: «Казань» социаль челтәре


Нет комментариев