Бүген Казанда 12 градус җылы булачак
Һава торышы

Бүген Казанда 12 градус җылы булачак

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава көтелә.

Бүген, 19 сентябрьдә, Казанда суытачак. Көндез +10-12 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава булачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез тизлеген 16 м/с кадәр арттырырга мөмкин.

Татарстан территориясендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә көчле җил исәчәк. Татарстан буенча көндез +9-14 градус булачак.

 

Фото: www.pixabay.com | kareni

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев