Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
Һава торышы

Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак

Юлларда бозлавык саклана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 19 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз кар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, салмак. Юлларда бозлавык саклана.

Һаваның температурасы төнлә – -17..-22, көндез -12..-17 градус булачак.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев