Бүген Татарстанда урыны белән юеш кар явачак
Һава торышы

Бүген Татарстанда урыны белән юеш кар явачак

Көндез биш градуска кадәр җылытачак.

Бүген Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Аерым районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Көндез республикада һава температура +5 градуска кадәр җылытачак. Казанда термометр баганалары +2..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев