Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Республика синоптиклары һава торышы шартлары бозылуы турында кисәтә.

Чәршәмбе, 22 августта, Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшенле яңгыр төнлә һәм көндез секундына 15 – 20 метрга кадәр (Татарстан башкаласында 15 — 18 метрга кадәр) көчәючән җил белән фаразлана. Иртән һәм көндез көчле яңгыр, көндез урыны белән боз булачак.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев