Көндезгә һава +27 градуска кадәр җылыначак
Һава торышы

Көндезгә һава +27 градуска кадәр җылыначак

Көндез һава +27 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә Казанда +11-13 градус, Татарстан буенча +8-13 градус булачак. Көндез Татарстанда +23-28 градус көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.

Фото: http://www.tatar-inform.tatar

http://www.tatar-inform.tatar


Нет комментариев