Россиянең Европа өлешендә шимбә көнне җылытачак
Һава торышы

Россиянең Европа өлешендә шимбә көнне җылытачак

Якшәмбе һәм дүшәмбе көнне температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, Россиянең Европа өлешендә шимбә көнне җылытачак.

Якшәмбе көнне исә температура +7 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта, Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән, РИА Новости яза.

«Шимбә көнне Россиянең Европа өлешендә көндез җылы булачак. Бу төньяк-көнчыгыштан һава массаларының йогынтысы туктатылуына бәйле. Якшәмбе көнне +3...+ 5 градус булачак. Алга таба көндез шулай ук +2...+7 градус булачак», — диде Вильфанд.

Якшәмбе һәм дүшәмбе көнне температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев