Синоптиклар көчле җил һәм яшен турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар көчле җил һәм яшен турында кисәтә

Җил тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген, 14 июльдә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Татарстанда яшен, көчле яңгырлар, боз явуы һәм көчле җил булуы көтелә.

Җил тизлеге 15-20 метрга җитәчәк, урыны белән 24 метрга кадәр көчәячәк.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев