Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә

4-нче ноябрь көндез Татарстан Республикасында 4 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлана.

4-нче ноябрь көнне Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Көньяктан уртача, урыны белән көчле җил, тизлеге секундына15-18 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Төнлә температура нульдән алып минус 2 градуска кадәр, көндез 2-4 градус җылы булачак.

Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Көндез юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Көньяктан уртача, иртән һәм көндез көчле җил исәчәк, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр.Төнлә һаваның минималь температурасы нульдән алып минус 5 градуска кадәр, көнчыгышта – минус 8 градуска кадәр, көндез – 1-6 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев