Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә
Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга, буран чыгарга мөмкин.
Татарстан синоптиклары иртәгә республика территориясендә күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлану ихтималы һәм буран чыгу турында кисәтә. Бу хакта Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш 29 гыйнварда төбәк буенча көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15-18 м тизлектә көчле җил исүе көтелә.
Казанда төнлә һәм иртән буран булуы ихтимал. Татарстан башкаласынды секундына 16 м тизлектә җил исәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев