Татарстанда -10 градус булачак
Һава торышы

Татарстанда -10 градус булачак

Урыны белән томан төшүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 17 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз кар, томан көтелә. Җил тотрыксыз, талгын. Юлларда бозлавык саклана.

Һаваның температурасы төнлә – -7..-12, көндез -5..-10 градус булачак.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев