Татарстанда 30 градус эссе булачак
Һава торышы

Татарстанда 30 градус эссе булачак

27 августта республика территориясендә алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем булу ихтималы аз.

Бүген Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Синоптиклар алмашынучан болытлы һава фаразлый. Явым-төшем булу ихтималы аз. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев