Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда булачак буранда саклану кагыйдәләрен искә төшерәләр

Дүшәмбе, 15 ноябрьдә, кичен республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасы  фаразлары буенча, дүшәмбе, 15 ноябрьдә, кичен республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларга һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә.

Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан һәм һәм башка юл полосасына күчүдә сак булырга кирәк.

Җәяүлеләргә үтә кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев