Татарстанда буран һәм томан көтелә
Һава торышы

Татарстанда буран һәм томан көтелә

Синоптиклар иртәгә республикада көчле җил чыгуы турында кисәтә.

Татарстан синоптиклары иртәгә, 14 декабрьдә, республикада буран һәм томан төшүе турында кисәтә.

Ккөньяктан искән җилнең секундына 15-20 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал Шулай ук буран аркасында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Һава температурасы төнлә  -1..-6, көндез исә -2..+2 градус булачак.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев