Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Республика синоптиклары һава шартларының начарлануын фаразлый.

Иртәгә, 10 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 17-22, Казанда 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, иртәгә көндез боз яварга да мөмкин.

Фото: архив/Рамиль Гали


Нет комментариев