Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

«Батыр йәрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Идел Зәкиев

Әниемнең куллары иң җылы, назлы куллар.Әниемнең куллары башкара алмаган эш юктыр ул.Әниемнең йөрәге безнең өчен һәрвакыт кайгырып тора.Аның йөрәге бик сизгер. Әз генә авырсак та,борчылсак та, әниебез юата белә, аның җылы сүзләре безне дәвалый.

     Минем әнием Зәкиева Гөлнар Кәбир кызы. Минем әнием  бу дөньяда иң батыры, иң матуры, иң әйбәт әниләрнең берсе дип саныйм.

   Иң беренче аның батырлыгы-безне өч баланы дөньяга тудырган.Ул безне яратып, кадерләп үстерә. Минем әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Ул кечкенәләр төркемендә 22 бала карый. Бу аның икенче батырлыгы. Ул балаларны тырышып тәрбияли, дөньяны танырга өйрәтә. Ә өйдә безнең әниебез иң кирәкле, кадерле кешебез. Әниебез бар эшкә җитешә.Безгә тәмле ризыклар пешерә, дәресләр әзерләүдә булыша.

    Әниемнең куллары иң җылы, назлы куллар.Әниемнең куллары башкара алмаган эш юктыр ул.Әниемнең йөрәге безнең өчен һәрвакыт кайгырып тора.Аның йөрәге бик сизгер. Әз генә авырсак та,борчылсак та, әниебез юата белә, аның җылы сүзләре безне дәвалый.

Кояш, кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә

Кояш гомере телим мин,  әнием сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев