Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Муса Абдуллин «Әниемә хат»

Эх, әнием, синең йомшак җылы кулларың! Син аларны минем маңгаема куйдың, ә мин ул саваплы, ләззәтле, шифалы кулларыңнан авыртуларым бетеп киткәндәй тойдым үземне. Бу кулларның шифалыгын әни назын тоймаганнар гына аңлый алмый торганнардыр мөгаен. Син ул кулларыңны алган да мин якын, кадерле әйберемне югалткан төсле ике кулым белән сиңа үрелдем, ә син мине калдырып каядыр ерагая, югала бара идең. Сине үземнең бала чагымдагы шикелле кулларым белән муеныңнан кочып мәңге-мәңге янымнан җибәрәсем килми иде минем. Гомерем буена синең белән булып, шундый рәхәтлек тоярмын кебек тоела иде миңа. Ә юк икән шул. Син минем башымнан гүя сихри әкияттәге кебек сыйпап китеп бардың шул Әнием.

    Күп гомерләр узды инде, синең бу якты дөньяларны калдырып безнең арабыздан киткәнеңә дә. Ә синең турында якты истәлекләр минем хәтеремдә мәңге-мәңге сакланалар.

   Мин авырган да син әнием миңа сөтләр җылытып бирер идең. Авыруларым тиз басылсын өчен диеп, шифасы да күберәк тияр диеп үзебезнең сыерыбыз булуына да карамастан эзләп кәҗә сөте табып алып кайтып эчерә торган идең. Сөт эчкәч гүя аның файдасы күп төрле терелткеч дарулардан торган төсле, мин изрәп матур-матур төшләр күреп йокыга тала идем. Гүя ул төшләр яраткан әниемнең сөйләгән әкиятләреннән торалар төсле тоела иде миңа. Ул әкиятләрдә балалар бервакытта авырмыйлар иде шул.

   Әнием! Синең әкиятләрең күңелле иде алар, ул әкиятләреңдә гел яхшылык кына җиңеп чыга иде. Гүя шул җиңүләре белән син безгә , дөнья мәшәкатләреннән ерак булган балаларыңа, яшәешебезнең, тормышыбызның бары тик яхшы якларын гына күрсәтергә, кешеләргә яхшылык эшләргә кирәклеген генә аңлата идең.

   Үзегез көнне төнгә ялгап эштән бушый алмый идегез. Көндезен хөкүмәт эшендә, аннан кайтып өйдәге бетмәс-төкәнмәс эш өелеп торыр иде. Аның өстенә безне ашатырга, тәрбияләргә, көйләп йоклатырга да вакыт җиткерә идегез. Әтием Бөек Ватан сугышының утлы өлкәсендә, Ленинград камалышында сугышып яраланып кайткан кеше. Яралары булса да курыкмыйча аңа кияүгә чыккансың, Әнием. Аның җаеннан торып, аны да тәрбияләү синең өстә иде бит, мондый авырлыктан да курыкмагансың шул, Әнием.

   Менә без дә, синең яраткан дүрт балаң, ике быем һәм сеңлем, берәм-берәм уку юлына , мәктәпкә белем алырга юл алганбыз. Ул вакытлар да безне киендереп, безгә кибетләрдә  сирәк булган әсбапларны табып, укысыннар, белем алсыннар, “кеше булсыннар” диеп мәктәп баскычларына кертеп җибәрә алгансың, Әнием. Рәхмәт,  сиңа! Ә уйлап карасаң, үзең турында уйладың микән соң? Үзеңнең йокыларың туймаган вакытларың да, ашарга безгә җитсә дә үзеңә җитмәгән чакларың, безне яхшыдан киендерергә тырышсаң да, үзеңә яңадан киенергә акчасы җитмәгән вакытлар да күп булгандыр бит, Әнием. Укыдык, белем алдык. Анда да, мәктәптә, укытучылар өйрәтеп белем бирсәләр, өйдә син өйрәтә идең бит, әтием белән берлектә. Ә, яшь вакытында бәләкәй абыемны салкын җир асларына салган да ничекләр түздең икән? Ул вакытлар да эзсез генә узмагандыр Синең тормышыңда? Аннан соң яраткан тормыш иптәшең, этиемдэ дә калдырып китте сине. Монысын ничек кичердең микән, Әнием. Ләкин, үзеңне дә саклап кала алмадым шул, Әнием! Мин Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән дә суларга төшкәндәй бу фани дөньядан китеп бардың бит. Аннан соң мине яраткан абыем белән яраткан сеңлем дә калдырып киттеләр. Авыр булды, жиде кешелек гаилэдэн, доньяны курмэгэн яшь егет, бер узем калдым бит.

   Дөнья шулай яратылган икән инде, яшь вакытлада безгә гел әни кирәк. Чөнки безне, без бәләкәй вакыттан ук тормыш белән әни таныштыра.  Бу якты дөньяга багучы да ул, ана сөте белән безгә үзенең назын бирүче дә ул, безнең беренче адымнарыбызны ясаганга шатланып, куанучы да ул. Безне беренче белем дөньясына кертеп җибәреп, безнең беренче “бишле”ләребез өчен дә куанучы ул бит. Үсә барып, безнең беренче мәхәббәтләребезне сиземләүче дә, олы тормышның бу баскычына безнең җитүебез өчен шатланучы да ул. Югары  уку йортына кереп укыпмы, әллә турыдан гына юл ярып эшкә кереп эшли башлавыбыз юлында төпле киңәшләрен дә бирүче шул, яраткан Әниебез бит!

    Ләкин үзләре исән вакытта кадерләрен белеп бетерә алмыйбыз шул, алмыйбыз. Ә безнең арадан безне калдырып мәңгелеккә киткәч кенә, сагынып искә алабыз, эзлибез- гүя алар безнең янәшәбездә генә булырга тиеш кебек тоелса да, без аларны кире кайтара алмыйбыз шул инде. Менә шуңа да һәрберебез әниләребезнең кадерләрен, хэллэрен белеп, ихтирам итеп, игътибарлы, ягымлы булыйк яраткан, кадерле Әниләребезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X