Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Югары Симет авылыннан Нәзирә Мотыйгуллина

Җир йөзендә иң матур сүз-әни! Ул һәркем әйтә торган беренче сүз. Әни, әнием, әнкәй сүзе бервакытта да үзгәрми. Ул йөрәгебезнең түрендә саклана.

Әнием Сәхия Вәгыйз кызы Гарәфиева 1934 елда Югары Симет авылында дөньяга  килә. Үсмер, яшьлек чоры сугыш елларына туры килә. Әтисен сугышка алалар, алты бала әниләре тәрбиясенә кала. Бик авырлык күреп үсәләр. Язмыш аны шушы авылда туып үскән әтием Имаметдин белән бәйли. 1956 елда гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә колхозда эшлиләр. Минем әнием бик батыр йөрәкле булган. Атлар да, үгезләр дә караган,   сарык фермасында эшләгән. Бер-бер артлы дүрт кыз алып кайткан.  Ләкин алда авырлык да көтеп торган шул. Әтием авырый башлый, өч яшьлек бер кызыбыз авырып үлеп китә. Тормыш бер әнием җилкәсендә кала, икешәр җирдә эшли.  Әтием тернәкләнеп китә алмый, ун ел яшәгәч, вафат була.  Әнием 32 яшьтә тол кала.  Мин 1 сыйныфта, апам 3 сыйныфта,  3 яшьлек сеңлем, әбиебез белән әни җилкәсенә калганбыз. Ул елларда бөтен эш кул көче белән башкарыла: урманнан утын әзерләүләр, печән чабулар, безнең иң үзәккә үткән еллар.  Әниемнең батыр йөрәкле булуы, тырышлыгы белән барысын да җиңеп чыга алганбыз инде. Әнием бик җитез, өлгер, чиста- пөхтә, матурлыкны ярата, аш-суга бик булган иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев