Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

“Батыр йөрәкле Әни” бәйгесе сәхифәсе: Лиана Тимергалиева

Эталон буенча билгеләгәндә, иң батыр йөрәкле әни нинди булырга тиештер, мин белмим, тик минем әнием - бар яктан да кыю икәнен мин төгәл әйтә алам. Ул бу исемгә лаек! “Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар”, дигән бит халкыбыз. Бу әйтем нәкъ менә минем әниемә туры киләдер...

      Эталон буенча билгеләгәндә, иң батыр йөрәкле әни нинди булырга тиештер, мин белмим, тик минем әнием - бар яктан да кыю икәнен мин төгәл әйтә алам. Ул бу исемгә лаек!

“Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар”, дигән бит халкыбыз. Бу әйтем нәкъ менә минем әниемә туры киләдер...

Ул 2013 нче елдан алып Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен булдырмау министрлыгында, ә исә 2019 нчы елдан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба районы буенча гражданнар оборонасы белгече булып хезмәтен куям.

Барлык әниләр дә мондый һөнәрне кабул итәрләр дип уйламыйм.

Әниемнең бу һөнәрендә бурычлары аз түгел, дияр идем. Монда чаралар бихисап: икътисад объектларының, штаттан тыш авария-коткару формированиеләренең һәм халыкның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү мәсьәләләрен чишү, дөньядагы  конфликтлар уңаеннан килеп чыккан вакыйгалар, террористик  актлар булдырмау өстендә эшләү һ.б.

Хәзерге вакытта  гражданнар оборонасы дәүләт өчен бик мөһим булган -  илебез  иминлеген гарантияли, беләсездер.

Саба һәм  башка авыл җирлекләрендә  төрле өйрәнүләр үткәрелә, алар  гадәттән тыш хәлләрдә  эш йөртүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, узган елда  гадәттән тыш хәлләр булган очракта коткару эшләре, халыкны күпләп эвакуацияләү буенча өйрәнүләр  уңышлы үтте. Бу инде әниемнең кыю, курку белмәс, батыр йөрәкле булуын, үз-үзен аямыйча хезмәт куюын тагын бер кат исбатлый. 

Әниемнең Ходайдан бирелгән тагын бер сәләте - ул нинди генә чарага алынмасын, җиренә җиткереп оста итеп оештыручы. Ходай тарафыннан бирелгән сәләт булса да, ул бик күп тырышлыкны сорый. Районыбызда "Балаһөнәр" дип исемләнгән бик матур проект  кысаларында да балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен янгын коткару бүлегендә экскурсияләрне бик оста итеп оештыра. Анда балаларга коткаручылар  эше турында  сөйләп кенә калмый, ә төрле хәлләрдә ничек эш йөртергә кирәклеген күрсәтә, саклау чаралары белән таныштыра. Балалар да әзерлекнең  мөһим чара булуын яхшы белсен, ди әнием.

Кыскасы, әниемнең һөнәре җиңелләрдән түгел һәм җаваплылык сорый.

Шушы кыска вакыт эчендә югары профессиональлеге, намуслы хезмәте, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы системасын камилләштерү, халыкны һәм территорияләрне табигый бәла-казалардан саклау эшенә өлеш кертүе өчен Саба районы башлыгы Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының министр вазыйфасын үтәче Таһир Вагыйз улы Каримуллинның рәхмәт хатлары белән бүләкләнүче дә әле минем әнием! Нинди горурлык хисе кичергәнемне белсәгез иде!

Әниемнең нинди батыр, сабыр, кыю, өлгер булуына хәйран калам. Тормышыннан зарланмыйча, бары тик Җиңүгә генә ышанып, яшәгәненә сокланырга, горурланырга гына кала миңа.

Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Нинди зур бәхет! Әнием үзенең йомшак сүзе белән кайчан мактарга икәнен дә, туры сүзе белән кайчан дөрес юлга борасы икәнен дә төгәл белүче.

 

Әнием, мин сине бик яратам!

Сиңа иң изге теләкләремне генә телим. Озак яшә!

Әниләр көне белән сине!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев