Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безгә язалар

Һәрберсе олы тарих

Әтием Нурулла Гарипов турындагы язма моннан 60 ел элек “Җиңү байрагы” газетасының 1965 елгы 9 май санында басылган булган. Шуны кабатлый алсак, мәкаләдә телгә алынган фронтовикларның якты истәлеген яңарту булыр иде. Мөҗип Гарипов.

  Залга карыйсың да, уйланасың. Икешәр-өчәр орден таккан бу кешеләр моннан 20 еллар элек төрле фронтларның утларын, суларын кичкәннәр. Көн саен үлем белән йөзгә-йөз очрашкан хәлдә, әле йөгереп, әле үрмәләп, түш белән шуып алга омтылганнар. Янга гына снарядлар, бомбалар төшеп ярылган. Никадәр дуслар сугыш кырларында мәңгелеккә тынып калганнар. Туган җиребез, халыклар бәхете өчен көрәш авыр һәм каты булган. Сугышны төрлесе төрле урында тәмамлаган бу баһадирлар бүген үзләренең үткән юлларына тагын бер тапкыр һәм берьюлы борылып карыйлар.

Аларга кайнар котлау сүзләре ява. Пионерлар фронтовик абыйларына матур-матур сүзләр әйтәләр. Менә берсен генә искә алыйк: Нурулла абый Гарипов. Аны күпләр белә. Карл Маркс исемендәге кол­хоз комбайнчысы ул. Быел Саба округыннан район Советына депутат итеп сайланды. Башка ветераннарның исемнәре дә хөрмәт белән телгә алына. М. Гаффаров һәм Г. Нәҗметдинов иптәшләр почетлы пионер итеп кабул ителәләр. Орденнар  янында кызыл галстук бик килешә икән. Район мәдәният йортында сугыш ветераннары бе­лән очрашу бик җанлы барды. Район хәрби комиссары Козинов райондашларыбызның сугыштагы батырлыклары турында сөйләде.

КПСС райкомы секретаре ип­тәш Каюмов фронтовикларның үз­ләренә сүз бирде. Халык судьясы булып эшләүче иптәш Мөбарәкшин сугышта зур юллар үткән кеше икән. Ладога күле буенда Синява сазлыкларында разведкага  йөргән Җиһанша абый соңыннан артиллерист булып Берлинга барып җиткән. Ул Берлин өчен булган гигант сугыш операцияләре турында сөйләде. Ул хезмәт иткән часть сугышны 9 майда Прага шәһәре районында тәмамлый. “Бу көннәрдә без, – диде ул, – сугыш ветераннары, фронт кочагында мәңгегә ятып калган сугышчан иптәшләрне зур ихтирам белән искә алабыз. Сез дә аталарыгыз кебек батыр йөрәкле, Ватанга турылыклы булыгыз, хезмәтне сөегез, илебез дошман кагылмаслык нык булсын өчен белемегезне, көчегезне, хезмәтегезне кызганмагыз”.

Саба урта мәктәбе укытучысы Т.Мөхетдинова, саклык кассасы мөдире М. Гаффаров, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре Г. Нәҗметдинов иптәшләрнең чы­гышлары да Ватаныбыз су­гыш­чыларының тиңсез батырлыклары, фидакарьлекләре турындагы истәлекләр белән тулы иде. Кичәдә катнашучылар соңыннан „Солдат турында баллада” дигән кинофильм карадылар.

Район китапханәсе мөдире ип­тәш Ф.Садыйкова инициативасы белән оештырылган бу кичә озак вакыт онытылмаслык истәлекле бул­ды.

Фәрхәнә Шәйхелисламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев