Саба районы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында
Бөек Җиңүгә – 80 ел
ЗАКИРОВА Зәйтүнә
1921 елның 26 октябрендә Югары Утар авылында туган. Кызыл Армиягә 1943 елның 18 февралендә чакырыла. Ефрейтор. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 2005 елда вафат була.
ЗАКИРОВА Миңнегаян Закир кызы
1921 елда Тимершык авылында туган. Кызыл Армиягә 1941 елда алына. 1944 елда демобилизацияләнә. Эш урыны – Саба урман хуҗалыгы, шофер.
ҖАМАЛЕТДИНОВА Ф.
1924 елда Мәскәү шәһәрендә туган. Ариягә Саба хәрби комиссариаты тарафыннан 1943 елның 17 июлендә алына, рядовой. 1945 елда демобилизацияләнә.
ҖАМАЛЕТДИНОВА Нәгыймә
1921 елда Олы Арташ авылында туган. Кызыл Армиягә 1941 елның 3 августында чакырыла. Урнашу урыны: СССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты.
ЗАРИПОВА Хадия
1921 елда Сатыш авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 3 гыйнварында Саба район комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә.
ЗАРИПОВА Оркыя
1924 елда Миңгәр авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1943 елның 15 июлендә мобилизацияләнә.
ЗВОНАРЕВА Мария
1923 елда Олы Арташ авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1942 елның 3 гыйнварында мобилизацияләнә.
ЗЕМЛИНА Степанида Ивановна
1918 елда Олыяз авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1942 елның 5 маенда ала. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Яраланган. Хәрби званиесе: рядовой. Соңгы хезмәт урыны: 743 күчмә кыр госпитале.
ЗУЕВА НАДЕЖДА НИКОЛАЕВНА
1923 елда Завод-Нырты заводында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1943 елның 16 гыйнварында хәрби-күчерү пункты аша мобилизацияли. Поварлар курсында укый. Сержант. «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Карелия фронтының 176нчы укчы дивизиясендә хезмәт иткән.
ИВАНОВА-ДЕНИСОВА КЛАВДИЯ ЯКОВЛЕВНА
1923 елда Арча районы, Яңа Ключище авылында туган. Иске Икшермәдә яшәгән. 1942 елда Ленинград өлкәсе Борович хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Медицина хезмәте өлкән сержанты, кече шәфкать туташы. Сугыштан 1945 елда кайта. Иске Икшермә хастаханәсендә санитарка булып эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.
ИВАНОВА ИЛИЗАВЕТА (ЕЛИЗАВЕТА)
1922 елда Шәмәрдән авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1942 елның 20 маенда мобилизацияләнә.
ИВАНОВА ЗИНАИДА
1916 елда Шәмәрдән авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1943 елның 1 гыйнварында мобилизацияли.
ИВАНОВА НАСТАСИЯ (АНАСТАСИЯ)
1923 елда Олыяз авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1942 елның 5 маенда мобилизацияли: Ул 256нчы аерым автотранспорт батальонында хезмәт иткән. 1945 елның 14 июнендә кайта.
ИВАНОВА ТАТЬЯНА ИВАНОВНА
1918 елда Яңа Чүриле авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1944 елның 25 июнендә мобилизацияли. Рядовой.
ИНДРИКСОН СИМАНС
1906 елда туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан Курса разьездыннан 1942 елның 16 маенда чакырылган.
ИСЛАМОВА (МӘННАНОВА) РӘИСӘ ХИСМӘТ кызы
1918 елда Байлар Сабасы авылында туган. Ялланып эшләгән. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1941 елның 4 августында мобилизацияли. Наркомздравның 3646нчы эвакуация госпиталендә хезмәт иткән.
ИСМӘГЫЙЛОВА НӘКЫЯ
1921 елда ТАССРның Алабуга шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты мобилизацияләгән.
ИСХАКОВА ГАБДЕЛБАНАТ ИСХАК кызы
1922 елда Иске Икшермә авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1941 елда Саба район комиссариаты мобилизацияли. 1945 елда кайта. Ефрейтор. Элемтәче. 1956 елда вафат була. Волгоград шәһәрендә җирләнгән.
ИСХАКОВА БАНАТ ИСХАК кызы
1919 елда Байлар Сабасында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 9 мартында киткән.
ИСХАНОВА Минҗамал
1923 елда Чәбки Саба авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 22 апрелендә алынган.
КАЗАНЦЕВА АННА НИКОЛАЕВНА
1911 елда Завод-Нырты авылында туган. Хәрби хезмәткә Ленинград өлкәсенең Слуцк шәһәреннән чакырылган. Сержант. Хәрби частьлары: 7нче аерым понтон-күпер, 7нче пехота батальоны. Хезмәтне тәмамлау датасы: 16.12.1945 Төньяк фронт Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән, 71нче хәрби-диңгез госпиталендә шәфкать туташы булып эшләгән. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән. Хәрби хезмәтен 1944 елның 1 июнендә тәмамлаган.
КӘЛИМУЛЛИНА Надежда Николаевна
1923 елда Завод-Нырты авылында туган. Сугышка Нократ Аланы хәрби комиссариаты аша 1943 елда чакырылган. Батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
КӘРАМОВА Суфия
1924 елда Саба районында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 19 сентябрендә алына. Халык комиссарларының сәламәтлек саклау подразделениеләрендә хезмәт итә.
КОЗЛОВА Мария
1919 елда Саба районында туган. Сугышка 1941 елның 3 августында китә.
КОЗЫЛОВА Ольга Н.
1924 елда Чүриле авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 4 октябрендә Саба район комиссариаты мобилизацияли.
КОЧИРГИНА (КОЧЕРГИНА) Зоя
1921 елда Завод-Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 4 июнендә Саба район комиссариаты мобилизацияли.
КРАСИЛЬНИКОВА Антонина Николаевна
1924 елда Завод-Нырты авылында туган. Сугышта катнашкан. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
КРАСИЛЬНИКОВА Анна
1921 елда Завод-Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1942 елның 4 июнендә мобилизацияләнә.
КРАСИЛЬНИКОВА Валентина Ильинична
1922 елда Завод-Нырты авылында туган. Сугышка 1942 елның 30 маенда Алтай крае, Смоленск районы хәрби комиссариаты аша чакырыла. Кызылармияче, шофер. Хәрби часте Тын океан флоты экипажының кече автотрактор белгечләре мәктәбе.
КРАСИЛЬНИКОВА Надежда Ивановна
1922 елда Завод-Нырты авылында туган. 1942 елның апрелендә армиягә чакырылган. Кызылармияче. Зенит полкында прожекторчы булып хезмәт иткән. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
КРАСИЛЬНИКОВА Капиталина (Капитолина) Григорьевна
1923 елда Завод-Нырты авылында туган. Армиягә Приморье крае Артем шәһәре хәрби комиссариатыннан 1942 елның 3 маенда (кайбер мәгълүматлар буенча 26 маенда) чакырылган. Кызылармияче, санитарка. Зенит полкында прожекторчы. Хәрби хезмәтен 1946 елның 26 августында тәмамлаган.
КОРОВИНА Зоя Сергеевна
1921 елда Завод-Нырты авылында туган. Фронтта булган, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
КУРЕНЩИКОВА Зоя Ивановна
1920 елда Завод-Нырты авылында туган. Армиягә хәрби комиисариат 1942 елның 20 маенда чакырган.
КУДРИНА Елена
1922 елда Шәмәрдән авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты 1943 елның 5 гыйнварында мобилизацияли.
КУЗНЕЦОВА Мария
1922 елда Шәмәрдән авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты 1943 елның 5 гыйнварында мобилизацияли.
КУРМАНОВСКАЯ София
1917 елда Шәмәрдән авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты 1943 елның 5 гыйнварында мобилизацияли.
ЛЕОНТЬЕВА Александра
1921 елда Олы Арташ авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты 1942 елның 3 гыйнварында мобилизацияли.
ЛИЗИКА Анастасия
1921 елда Чүриле авылында туган. Саба районы комиссариаты тарафыннан 1942 елның 20 маенда мобилизацияләнә.
ЛОБЗОВА Зинаида Ивановна
1921 елда туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы комиссариаты тарафыннан 1942 елның 16 маенда мобилизацияләнә. Шәмәрдән станциясеннән чакырыла.
ЛОГИНОВА Любовь Павловна
1908 елда Завод-Нырты авылында туган. Хәрби хезмәте 1938 елның августыннан башланган. Хәрби дәрәҗәсе: медицина хезмәтенең запастагы өлкән лейтенанты, 3нче ранглы хәрби табиб. Шушы вазифада 422нче укчы полкта яралыларны дәвалаган. Хезмәтен 1948 елның 20 декабрендә тәмамлаган.
МАКАРОВА Анна Федоровна
1924 елда Завод-Нырты авылында туган.Сугышта катнашкан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
МАКСИМОВА Василиса Максимовна
1916 елда Кырбаш авылында туган. 1941 елда мобилизацияләнә, рядовой. 1945 елда туган авылына кайта һәм Киров исемендәге колхозда эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры 1994 елда вафат була.
Мидхәт Хәсәнов,
Саба музее белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев