2 март 2023 яңалыклары
-
Татарстанда яшәүчеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтә
Март аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә – 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган көн, дип искәртте Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд). 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Тимершыкта Илнур Габделбәр улы Гәрәев истәлегенә алкалы хоккей ярышы узды
Бәйгедә 4 команда көч сынашты
-
«Балкыш»ка районның социаль фонды белгечләре килде
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә, социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
-
Татарстанда «Ягез әле, кызлар!» онлайн акциясе старт ала
Татарстанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, кызлар!» онлайн акциясендә катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Акция 6нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.
-
«Гадел хөкем: «А «дан «Я «га кадәр»
Республикада гадел хөкем йортларында эшләргә судьялар җитмәве сизелә икән. Кадрларга кытлык һөнәри җаваплылык дәрәҗәсе белән аңлатыла. Булачак судьялар бүгенге мәктәп укучылары арасында тәрбияләнә. Киләчәкне күздә тотып, район суды белән мәгариф учреждениеләре арасында дуслык күпере салынды. Шушы көннәрдә Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары “Гадел хөкем йорты” дип язылган бинага танышу экскурсиясе белән килделәр.
-
Райондашларыбыз «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге остазларының l слетында катнашты
27-28 февраль көннәрендә Казанда Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге остазларының l слеты узды. Казанда бөтен республикадан 300дән артык хәрәкәт остазы җыелды.
-
Дөнья шигырь яздыра
Февраль аенда якташыбыз, шагыйрә, публицист-язучы, язучыларның С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзада Бәйрәмовага 60 яшь тулды. Сабай авылында туган кыз, 1980 елда Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук шигырьләре, кыска язмалары район һәм республика газеталарында басыла. 1989 елдан бүгенге көнгәчә «Казан утлары» журналында эшли. «Әле кайчан гына...», «Син һаман шул сандугач», «Дөнья шигырь яздыра» дигән китаплар авторы. Юбилее уңаеннан газета укучыларыбызга якташыбызның шигырьләр шәлкемен тәкъдим итәбез.
-
«Балкыш»та булган уйланулар
Табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Шәмәрдәнне республикабызда белмәгән кеше сирәктер. Чөнки бирегә – «Балкыш» тернәкләндерү үзәгенә, юл тотучылар биhисап.
-
Редакциябезгә сатуга яңа газета-журналлар кайтты
Хөрмәтле райондашларыбыз! Редакциябезгә сатуга яңа «ТАТМЕДИА» басмалары кайтты.
-
УФНС России по Республике Татарстан приглашает на вебинар по ЕНС
Информационное сообщение
-
Саба районының баш экологы Ришат Билалов белән берлектә ачык дәрес
Яшь урманчылар янына эколог килде
-
Эзмә авыл җирлегендә кышкы спартакиада үткәрелә
Халыкны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында районыбызда иртәгә – 4 мартта Иләбәр трассасында чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Җиңүчеләр һәм призерлар барысы 19 категориядә (I һәм II сыйныфларда укучылардан башлап) билгеләнәчәк. Катнашучыларны теркәү Эзмә мәдәният йортында 09.15-10.15 сәгатьләрдә үткәрелә. Старт – 10.30 сәгатьтә.