4 февраль 2015 яңалыклары
-
Районда лаеклы ялдагы 8899 өлкән кешенең иминият пенсияләре артты
1 февральдән лаеклы ялдагы өлкәннәрнең иминият пенсияләре артты. Аның күләме 2014 ел өчен куллану бәясе артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләүдән килеп чыкты. Пенсияләрнең артуы безнең районда 8899 өлкән кешегә кагыла. "Хәзер лаеклы ялдагыларны пенсия белән тәэмин итүнең минималь дәрәҗәсе яшәү минимумыннан ким була алмый. Ул Татарстанда 6310 сум күләмендә билгеләнгән....
-
Казанда яшь егет, наушник кигәнлектән якынлашып килүче поездны абайламый калып, поезд астына кергән
Егет колакларына наушник кигәнлектән якынлашып килүче электричканы абайламый калган һәм як-ягына карап тормыйча тимер юлга атлаган. Фаҗига Казанның Компрессор заводы янындагы тимер юлда кичә төштән соң була. Яшь кеше алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында ук үлә. Егетнең кесәсеннән табып алынган документлар аның Киров өлкәсендә яшәүче икәнлеген күрсәтә. Фаҗига урынына...
-
Игътибар: 7-8 февральдә районда чаңгы ярышлары узачак
Алдагы ялларда районда "Россия чаңгы юллары-2015", "Татарстан чаңгы юллары-2015" массакүләм ярышлары булачак.
-
Татарстанда 17 яшьлек егет 30 яшьлек хатын-кызны көчләгән
17 яшьлек лениногорскилы бер хатынны көчләгән. Бу хәл 1 февральдә, якшәмбе көнне, Ивановка авылында булган.
-
Бүген Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне
2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый.
-
Гыйнварда район юлларында 13 салмыш тоткарланган
ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә һәм еш кына журналистлар катнашында исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында үткәрелгән рейдларның нәтиҗәсе күренә. Әйтик, былтыр әлеге акция башланып киткән гыйнвар аенда район юлларында 23 салмыш тоткарланган булса, быел шушы чорда (31 декабрьне кертеп) 13 кешенең кагыйдәне шушы рәвешле тупас...
-
Сабада төнлә исерек хәлдә тотылган балигъ булмаган егеткә 3 мең сум штраф түләргә туры килде
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 10 материал тикшерелде.