4 ноябрь 2019 яңалыклары
- 
    
                      Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтәКөньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. 
- 
    
                      "Без тарихта эзлебез" бәйрәм концерты3 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында Саба районының иң зур һәм алдынгы хуҗалыкларыннан саналучы "Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре концерты узды. Татарстанда Эшче һөнәрләр елына, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Без тарихта эзлебез" дигән концерт видео һәм фото презентацияләр белән үрелеп барды, программа да бик бай эчтәлекле иде. Сәхнәдә җырлар яңгырады, биюләр, театральләштерелгән күренешләр куелды, шулай ук вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә чыгыш ясады. 
- 
    
                      Лаеш районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгәнЮл-транспорт һәлакәте бүген төндә Олы Кабан авылыннан өч чакрым ераклыкта булган. 
- 
    
                      Россиядә яшәүчеләрне ноябрьдә аномаль җылы булу куркынычы турында кисәттеләрТабибларның барысы да һава шартлары күпчелек кешенең хәленә йогынты ясый дип санамый. 
- 
    
                      Казанда «Парк Хаус»та егет белән сакчы сугышкан очракны тикшерәләрСакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. 
- 
    
                      4 – 10 ноябрь Татарстанның мәдәни афишасыБүген Нурбәк Батулла һәм Йолдыз Миңнуллина «Өтүкән» перформансын тәкъдим итә. 
- 
    
                      Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алганДәүләткә килгән гомуми зыян 27 мең сумнан артык булган. 
- 
    
                      Тукай районында автобус, автовоз һәм өч җиңел машина бәрелешкәнЮл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике олы кеше һәм 8 яшьлек бала зыян күргән. 
- 
    
                      Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады"Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык республика казанышларының ныклы нигезе булып тора", - дип билгеләп үтә Президент. 
- 
    
                      «Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем бүлеге укытучылары «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсында финалга үттеләр3 ноябрьдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсының өченче этабының җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узды.