Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем бүлеге укытучылары «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсында финалга үттеләр

3 ноябрьдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсының өченче этабының җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге бәйге 3 этапта узды. Барлыгы 7 номинация буенча 317 гариза тәкъдим ителгән иде: этнографик милли сувенир, шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры, Музей Сувениры, Сувенир – уенчык, төрү продукциясе, инновацион сувенир һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган сувенирлар.

«Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең»  рәсем бүлеге укытучылары Газизова Г. Р. һәм Галиева Э. Р. беренче 2 этап нәтиҗәләре буенча финалга  чыктылар һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр. Финалда күргәзмәгә сәнгать мәктәбеннән түбәндәге эшләр тәкъдим ителгән иде:

1. “этнографик милли сувенир” номинациясендә укытучы Газизова Г. Р. «Самавырлар җыелмасы»  кулъязмасы ;

2. «Сувенир – уенчык» номинациясендә «татар милли киемнәре» - Зиятдинов Самирның интерьер курчаклары кул эше (укытучысы Галиева Э.Р.) ;

3. «ТАССРның 100 еллыгына багышланган сувенирлар» номинациясендә «Республиканың бөеклеге" - Зиятдинов Самирның кул эше (укытучысы Галиева Э.Р.).

Конкурсның нәтиҗәләре буенча финалга барлыгы  җиде номинация буенча 76 катнашучы узды, шулар арасында сәнгать мәктәбе укытучылары эшләре дә бар. Укытучыларыбызга алдагы конкурсларда уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев