Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда «Парк Хаус»та егет белән сакчы сугышкан очракны тикшерәләр

Сакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә шаһитлар сакчы белән бер егетнең сугышканын видеога төшергән. Видео социаль челтәрдә чыкты.

Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре полициягә гариза язган.

Бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Хәзер сакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев