Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Без тарихта эзлебез" бәйрәм концерты

3 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында Саба районының иң зур һәм алдынгы хуҗалыкларыннан саналучы "Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре концерты узды. Татарстанда Эшче һөнәрләр елына, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Без тарихта эзлебез" дигән концерт видео һәм фото презентацияләр белән үрелеп барды, программа да бик бай эчтәлекле иде. Сәхнәдә җырлар яңгырады, биюләр, театральләштерелгән күренешләр куелды, шулай ук вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә чыгыш ясады.

Концертны хуҗалык җитәкчесе А.З. Зарипов үзе алып барды, аның артыннан сәхнәгә  белгечләр, механизаторлар, сыер савучылар һәм башка хезмәткәрләр чыкты . Концерт тәмамлангач рәхмәт сүзе белән  Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин чыгыш ясады. Концертны  "Игенче" хуҗалыгы  коллективы белән берлектә Шекше мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы  хезмәткәрләре  оештырды. Шулай итеп Шекше мәдәният йортында яңа мәдәни сезонга старт бирелде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев