Чаңгы ярышлары буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында сабалылар - беренче
4 март, шимбә көнне Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышта бөтен республика спортчылары катнашты.