Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урманчылары призлы урыннарда

3 нче март көнне Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2023» Спартакиадасы булып узды.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир – атлар арасында беренче урын өчен көрәштә ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин, икенче урын өчен – «Лубян урман-техник колледжы» дбпо укытучысы Ринат Байгобулов, өченчедә-ТР «Саба урманчылыгы» ДКУ урманчы ярдәмчесе Илшат Әхтәмҗанов җиңде.

36 яшьтән 45 яшькә кадәрге ир – атлар арасында беренче урынга «Лубян урман – техник колледжы» укытучысы Рөстәм Гарифуллин, икенче урынга «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ участок урманчысы Айрат Гайнетдинов, өченче урынга «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманчысы Алексей Александров лаек булды.

 46 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны ТР ДБУ «Шәһәр яны өйрәнү – тәҗрибә урман хуҗалыгы» урманчысы Анатолий Сидоров яулады, икенче урынны ТР ДБУ «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ветераны Нәгыйм Газизова, өченче урынны «Азнакай урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Дамир Гарифуллин алды.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында җиңүне ТР ДБУ «Саба укыту – тәҗрибә урман хуҗалыгы» лабораториясе башлыгы Наталья Иванова, икенче урында – «Лубян урман-техник колледжы» мөгаллиме Оксана Лаврентьева, өченчедә - «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ юрист-консультанты Карина Климакова яулады.

36 яшьтән 45 яшькә кадәрге хатын – кызлар арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ инженеры Лилия Галимуллина алды, икенче урынны – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлеге начальнигы Венера Манихова, өченче урынны-«Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ хисапчысы Рәсилә Галиева алды.

 46 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынны ТР ДБУ «Шәһәр яны өйрәнү – тәҗрибә урман хуҗалыгы» урманчысы Татьяна Сидорова алды, икенче урынга – ТР «Арча урманчылыгы» ДКУ урманчысы Вера Александрова, өченчегә-ТР ДБУ «Ары урманчылыгы» баш хисапчысы Илһамия Шакирова лаек булды.

Урман чаңгы юлы – 2023 " кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре буенча,: беренче урында – «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ТР ДБУ һәм «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, өченчедә – «Лубян урман-техник колледжы» ДБПОУ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев