Районыбыз спорт, иҗат һәм сәламәтлек саклау буенча республикада лидер булуын раслый
Район яңалыклары

Районыбыз спорт, иҗат һәм сәламәтлек саклау буенча республикада лидер булуын раслый

Соңгы вакытта Байлар Сабасының йөзе бик тиз үзгәрә. Парк һәм скверлардан алып йорт яны территорияләренә кадәр җәмәгать киңлекләрен яңарту буенча масштаблы эшләр, социаль объектлар, торак төзелеше нәтиҗәсендә район үзәге мохите күзгә күренеп яңара.

“Кәеф”тә кәефлән!
“Кәеф”тә кәефлән!

                                                           “Кәеф”тә кәефлән!

Болар барысы да көндәлек тормышка үзенчәлекле динамика һәм уңай атмосфера өсти. Саба ышанычлы рәвештә рес­публиканың әйдәп баручы спорт үзәге  абруен ныгыта. Быел берьюлы ике яңа зур объект – «Оста» балалар иҗаты үзәге һәм «Кәеф» яшьләр үзәге  ачылуы да шул хакта сөйли.

Алар “Саба-арена” спорт комплексы белән бергә үзенә бер шәһәрчек тудырды. Әлеге пространство балалар һәм яшүсмерләр «үзләрен таба алсыннар» өчен төзелде.

Батутлар, скейт һәм эйр-парк, амфитеатр һәм кыяга менү дивары, бию  залы – “Кәеф”тә күңелең кайсын тели, шунысында шөгыльлән, кәефлән. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр, ял  көннәре юк. 

“Башта  курыккан  идем. Инде ияләндем. Әкрен генә  кыяга үрмәлисең. Ычкынып китсәң дә, куркасы түгел, билдәге бау мәтәлеп төшәргә ирек бирми” – диде ул. Кыяга менү катлаулы хәрәкәтләрне координацияли, мускулларны төрле йөкләнешкә җайлаштыра белә, кыскасы,  файдалы  спорт төре.

Бию залының да ишекләре  ябылып тормый: бер төркем китә, икенчесе килә. Гомумән алганда, биредә 150гә якын бала шөгыльләнә. 

“Мин «Фа-дэнс» бию мәктәбендә укытам. Без балаларның физик күрсәткечләрен генә түгел, эмоциональ яктан үстерәбез, аларның характерларын тәрбиялибез, тәртипкә өйрәтәбез. Алар шулай ук биредә командада эшләргә өйрәнәләр. Ягъни биеп кенә калмыйбыз, балаларны һәр яктан үстерәбез. Әти-әниләре дә бик шат. Алар белән тандемда эшлибез. Без бу бина ачылганда гаҗәпкә калдык. Әти-әниләр дә шок хәлендә иде, чөнки элек бик кечкенә бүлмәдә шөгыльләндек. Әле дә  уңай тәэсирләр йогынтысында йөрибез”, – диде бию мәктәбе  укытучысы  Алия Фәттахова. 

                                                     Кеше йога белән түгел, йога кеше белән шөгыльләнә

Сәламәтлекләре турында кайгыртучылар “Кәеф”тә йога белән шөгыльләнү  өчен дә бүлмә  арендалаганнар. Аны үзенчәлекле позада ике учын тоташтырып утырган монах рәвешендә түгел , гәүдә-тән күнекмәләре спорты дип  күзалларга кирәк.

“Мин 30-60 яшькә кадәрге хатын-кызлар белән эшлим. Аларның физиологиясен өйрәнәм һәм тиешле күнегүләр булдырам. Кешеләр гаджетлардан күп файдаланганга күрә, умыртка сөяге белән аерым проблема туа. Бу  – мөһим тема. Шуңа  күрә умырткалыкның кәкрәю үзенчәлекләрен өйрәнәм. Бина бик күркәм,  зур парковка, яхшы вентиляция, уңайлы шартлар, инвентарьлар барысы да бар. Район хакимияте безгә шундый яхшы шартлар тудырды”, – дип сөйләде йога буенча инструктор Альбина Кәримуллина. Ул тиздән сколиозлы балалар белән дә эшләргә  җыена.

“Оста”да остаралар
“Оста”да остаралар

“Оста”да остаралар

«Оста» балалар иҗат үзәге дә балаларны ерактан үзенә дәшеп тора. Гимназия  янәшәдә генә, башка  мәктәпләр дә  ерак түгел. Аның мәйданы элеккеге бина белән чагыштырганда ике тапкырга артык.

“Анысы барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый инде. Түгәрәкләр саны да 6дан артмады. Хәзер биредә 8 педагог 16 юнәлеш буенча эш алып бара:  чүлмәкчелек һәм тегү эше,  судомодельләштерү, мозаика, автомодельләштерү, лазер станогында кисү,  пилотсыз очкычлар белән идарә итү һәм башкалар.

Үз-үзеңне иҗади тормышка ашыру өчен барлык шартлар тудырылган. Барысы  620 бала йөри, барлык штатлар бирелеп беткәннән соң, 20ләп педагог эшлиячәк”, – дип сөйләде үзәк директоры Илшат Фәтхриев.

Бәла аяк астында, диләр. Кайчак бәхет тә аяк астында табыла икән. Мәктәптән кайтышлый юл  уңаендагы “Оста”дагы үзе яраткан түгәрәккә кереп шөгыльләнү мөмкинлеге ачылу бала өчен күктән төшкән бәхеткә тиң. Ательедан бер кайтышы да булмаган иркен, якты бүлмә, 11 тегү машинкасы.

“Мин монда бик яратып йөрим. Өйрәнергә Зөлфия апа булыша. Үзебез теккән   күлмәкләрне “Модалар театрында” күрсәтәбез. Әбием Нурсия үрнәгендә тегүче булырга телим”, – ди гимназиянең 4нче сыйныф  укучысы Тәнзилә Заһидуллина. Сайланачак  һөнәрләргә  юл әнә шулай түгәрәкләрдә  салына.

 

Ачылышлар тантанасы  көтә

Саба районында быел Олы Нырты авылында күпфункцияле үзәк тә файдалануга тапшырылды һәм  болардан тыш та яңа зур объектлар ачылышы алдында тора. “Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты һәм «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында  кан тамырлары үзәген эшләтеп җибәрү бөтен республиканың сәламәтлек саклау системасы өчен төп вакыйгаларның берсе булачак һәм Саба, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләрне заманча, һәркем файдалана алырлык медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк. 

Яңа кан тамырлары үзәге медицина ярдәме сыйфатының халыкара стандартларына тулысынча туры килә. Аны ачу авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен диагностика һәм дәвалауның югары технологияле ысулларыннан файдалану мөмкинлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу төбәктә сәламәтлек саклауны үстерүдә һәм авыл медицинасының кадрлар потенциалын ныгытуда мөһим адым булачак.

                                                                 Тауда шуасың киләме?

Өтернәс  авылы янындагы  тарихи Калатау-балачакта  без  чаңгы  шуып  үскән   урын. Очып төшкәндә бик тиз, ә үргә таба  менүе читен  иде.  Эзмә  авыл  җирлегендә хәзерге   яшьләргә спортның бу төре  җиңеләя. Тауга күтәрелү өчен канат юлы барлыккка килә. Хәер, Калатауга төньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр дә килеп, чаңгы  шуа алачак. Биредә заманча тау чаңгысы комплексы төзелеп бетеп килә. Оештыручылар уйлавынча, бу гаилә ялы, балаларга белем бирү өчен заманча, һәркем файдалана алырлык куркынычсыз комплекс булачак.

Шулай итеп, республика кышкы спортны һәм актив гаилә ялын яратучылар өчен яңа тарту ноктасы барлыкка килә. Ни дисәң дә, Калатау чаңгы инфраструктурасын булдыру өчен идеаль туры килә торган рельеф үзгәрешләре белән матур урын. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре дәвам итә. Бугель тибындагы күтәргеч, кар пушкасы әзер, трасса  яктыртылган. Биредә узган ел слалом-гигант ярышлары үткәрелде  инде.

“Комплекс ел ахырында файлануга бирелергә тиеш, Алла боерса”, – диде үзәк директоры Делюс Закиров.

Географик яктан яңа тау чаңгысы комплексының “Миңгәр-спа”дан ерак түгел урнашуы  аны Саба гына түгел, күрше районнар халкы өчен дә мөмкин кадәр уңайлырак итәчәк.

Тауда шуасың киләме?
Тауда шуасың киләме?

Саба районында ел саен бер миллиард сумнан артык төзелеш эш­ләре башкарыла.


Нет комментариев